ГВА’РДИЯЧЕ и. Гвардиядә хезмәт итүче солдат яки офицер. Урманга кереп бераз баргач, гвардиячеләр: «Бик туңдырды, азрак туктап, аякларны җылытып алыйк», – диделәр. В.Нуруллин. Аннары бөтен полк, бердән җиргә чүгеп, гвардиячеләр анты сүзләрен кабатлады. Ш.Рәкыйпов. Гвардиячеләр Папаның үзен саклыйлар, солдатлар Изге Пётр мәйданындагы церемонияләрдә катнашалар, жандармнар гадәти патруль хезмәтен башкаралар. М.Мәһдиев |