ГВА’РДИЯ и. ит. Дәүләт башлыгының яки военачальникның шәхси сакчылары. Аксөякләр – ханны саклый торган гвардия (хан алае) гаскәрләре, боларны «угълан» дип атыйлар. Г.Гобәйдуллин. Арада «каучин» дигәне башта, ыру булмыйча, Тимер мирзаның 1000 кешелек шәхси гвардиясен тәшкил иткән. С.Шәмси. Татарлар – тырыш һәм эшчән халык. Алар ышанычлы. Юкка гына урыс патшаларын саклаучы гвардия татарлардан оештырылмаган бит. М.Юныс 2) Иң яхшы, сайланма хәрби частьлар. Бу сугышчан батырлыгы өчен, гвардия рядовое Хөсәен Гәрәйшин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Ә.Гайнуллин. Фронттан түш тутырып орден-медальләр тагып кайткан гвардия сержанты Мөхәммәтгали үзенең малаена немец исеме кушкач, аңа каршы бөтен авыл күтәрелә. Г.Гыйльманов 3) күч. Берәр социаль катлауның, дарәнең, оешманың һ.б.ш. иң алдынгы өлеше. Минем проза өлкәсенә керүемә Рафаэльдан [Мостафин] башка берәү дә шатланмады. Бигрәк тә өлкәннәр гвардиясе каршы торды. М.Мәһдиев. – Үсеп буламы, яшь гвардия! – ди бу безгә. Г.Нәбиуллин. – Ну, гвардия, тотындык эшкә! – диде Габдрахман абый. Р.Хафизова 4) Кайбер илләрдә махсус полиция яки хәрби берләшмәләрнең исеме |