ГӘҮҺӘР и. фар. 1. 1) Асылташ, барлык кыйммәтле ташларның гомуми атамасы. Куш канатлы алтын таҗ, Күз урынында гәүһәр каш ---. Дастан. Алтыннар, көмешләр, гәүһәрләр... Күзләрен яндырган кемнәрнең! Р.Фәйзуллин. Янә күп сандал, гуд агачы, гамбәр, Янә төрле җимешләр, күбе – гәүһәр. Сәйфелмөлек китабы 2) иск. Энҗе 3) Тау кристаллы. Әлеге көндә гәүһәр таш-тау кристаллы тагып йөрергә мөмкин, әмма гәүһәр таш барлык кешегә дә ярамаганны онытмаска кирәк. С.Шәрипова 4) күч. Иң гүзәл сәнгать әсәре, шедевр, иң камил, үрнәк әсәр; шундагы иң матур урын, алым һ.б.ш. Башкайларың ниләр генә Күрмәде, газиз халкым! Гәүһәрләрең юк ителде, Йортыңны алды ялкын. И.Хөсни. Әсәрдәге гәүһәрләрне күрмиләр, шул гәүһәрләр асылына сыенган көферлекне эзләп маташалар. С.Поварисов 5) күч. Кешелек кыйммәтләре; рухи, әхлакый, мәдәни һ.б.ш. күзлектән караганда, иң кыйммәтле дип кабул ителгән нәрсәләр. Туган илгә мәхәббәтебезнең Гәүһәрләрен талый мародёр... Х.Туфан 2. с. мәгъ. Гәүһәрләрдән торган, гәүһәрдән ясалган. Гәүһәр муенса |