ГӘҮДӘЛЕ с. 1) Гәүдәсенең аерым бер үзенчәлеге булган. Вак-вак сипкелле, түгәрәгрәк гәүдәле мөлаем гына бер кыз иде ул. Э.Касыймов. Аны пенсия яшендәге, әмма һаман да әле хәрбиләрчә төз гәүдәле, озын гына бер агай каршы алды, күрәсең, яшьлек елларында шактый җитди эшләр белән шөгыльләнгән булгандыр. Р.Мирхәйдәров 2) Эре сөякле, таза һәм буйчан. Яшь чакта бу кеше шактый гына гәүдәле булган. Р.Батулла. Сыйныфның иң көчле һәм иң гәүдәле малае Ленарның килгәнен дә күргән хәтта. Р.Галиуллин |