ГӘҮДӘЛӘНҮ ф. 1) Әдәби образ буларак барлыкка килү, тудырылу, бирелү. Риваятьләрдә дә, шулай ук шигъри әсәрләрдә дә Йосыф газап чигүче булып гәүдәләнә. К.Гыйззәтов. Истәлекләрдә Зариф мулла бик мәһабәт кыяфәтле, ачык-мөлаем йөзле, кешеләрнең күңелен тиз җәлеп итүчән зат буларак гәүдәләнә. Р.Әмирханов 2) Әдәби образ тере кеше буларак сәхнәдә яки фильмда күрсәтелү, роль башкарылу. Андагы геройлар кыю көрәшче, зур эшләр башкарырга сәләтле көчле кешеләр булып гәүдәләнә. М.Арсланов 3) Бер шәхестә, предметта аермачык күренү, бергә туплану, тулы чагылу. Милли характер – реаль күренеш, ул чынбарлыкның үзендә, шулай ук сәнгатьтә дә чагылыш таба. Аның реальлеге нәрсәдә гәүдәләнә соң? К.Гыйззәтов 4) Күз алдына килү. Күптән күргән кешеләрнең төсләре, кыяфәтләре, гәүдәләнеп, алдымда хәрәкәтләнә башлыйлар. Гали Рәхим. Газизәнең зиһененә килеп күз алдында гәүдәләнгән сурәтләрне аллы-гөлле нур дулкыннары арасында тирбәтә иде... Ш.Камал Гәүдәләнә бару Торган саен ныграк гәүдәләнү Гәүдәләнә башлау Гәүдәләнүгә килеп җитү. --- Рәмзи күз алдында ул әкиятләрдәге аждаһа төсле коточкыч дәү авызлы, куркыныч озын тешле явыз ерткыч булып гәүдәләнә башлады. Г.Бәширов. Укый торгач, барлык вакыйгалар Искәндәр Бәхтияровның күз алдында театр сәхнәсендәге кебек аермачык гәүдәләнә башлады. М.Насыйбуллин Гәүдәләнә төшү Бераз гәүдәләнү Гәүдәләнеп җитү Тулысынча гәүдәләнү; дөрес, җитәрлек дәрәҗәдә чагылу Гәүдәләнеп килү Акрынлап, аз-азлап гәүдәләнү. --- татарның яңа тип мирзалары аерым бер дулкын – аерым агым рәвешендә гәүдәләнеп килгәнлеген күрсәтүче хәлләр булалар. Г.Ибраһимов Гәүдәләнеп калу Билгеле гәүдәләнеш алып, шул көе саклану. Патша заманының тупас күсәге – кызыл борынлы исерек урядниклар – аларның яшьлек истәлегендә имәндергеч шомлы карачкы булып гәүдәләнеп калган ---. Г.Бәширов Гәүдәләнеп тору Даими рәвештә гәүдәләнү. Фикер үзе чишелеп-ачылып җитмәгән, ул тудырган кәефне тоясың, бербөтен булып гәүдәләнеп торуын сизәсең. Ш.Галиев |