ГӘҮДӘЛӘНЕШ и. 1) Чагылыш үзенчәлеге; гәүдәләндерү рәвеше, гәүдәләндерү дәрәҗәсе. Кешелекнең «яшьлегендә» иҗат ителгән хыялый образлар, шул заманнарның иҗтимагый фикеренә бәрабәр гәүдәләнешләр соңгы дәвердә яшәүчеләр өчен дә мавыктыргыч, кызыклы булып калалар. Ф.Галимуллин. Ләкин фельетон герое, тәнкыйтьчеләр теле белән әйткәндә, тулыканлы гәүдәләнеш тапмаган. М.Сәлимов

2) Идеянең, фикернең чынбарлыктагы реаль чагылышы, тышчасы. Без бәйрәм парадларында югары чөеп тоткан портретларның тере гәүдәләнеше, сез кайда идегез? М.Галиев

3) Билгеле идеяләрнең, фикерләрнең чагылышы, гомумиләштерелгән образы, символы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә