ГӘҮДӘЛӘНДЕРҮ ф. 1) Әдәби образлар ярдәмендә ачып бирү, чагылдыру. Элеккеге әдипләребез кешеләрдәге уңай әхлакый сыйфатларны еш кына аларның тискәреләре белән бергә гәүдәләндерәләр. Х.Миңнегулов. Шагыйрь халыкның уңай кеше турындагы хыялына якын образ тудыра, аның ирекле һәм саф мәхәббәт хакындагы күзаллавын сәнгатьчә нәфислек белән гәүдәләндерә. Т.Галиуллин. Менә бу шигырь яшь шагыйрь иҗатында киң чагылган бер сыйфатны иң калку итеп гәүдәләндерә. Казан утлары 2) Образны, күренешне, вакыйганы аңлатып бирү, сурәтләү, тасвирлау. Ханбикә язмышы аша халык дәүләт, милләт язмышын гәүдәләндерергә теләгән. Р.Мостафин. Шул ук вакытта классик реализм кеше табигатенең аерым бер ягын кабартып гәүдәләндерү традициясен дә кире какмады. Ф.Хатипов. Яшь шагыйрьләр әнә шулай итеп үзләренең лирик геройларын гәүдәләндерәләр. Казан утлары 3) Сәхнәдә, фильмда герой ролен уйнау, шуның образын тудыру. Аның иҗат биографиясен безнең замандашлар, тарихи шәхесләр, акыл ияләре бизи. Ул аларны үзенә генә хас романтик дәрт белән тормышчан итеп гәүдәләндерә. И.Илялова 4) Идея, фикер, хис, сыйфат һ.б.ш. чагылышы, символы булып хезмәт итү. Гомумән, Агыйдел елгасы, ни өчендер, татар халкында Ана йорт образын гәүдәләндерә. Ф.Урманчеев Гәүдәләндерә бару Эзлекле рәвештә гәүдәләндерү. Шигырьләрен укыган саен, үз алдымда аның үземчә булган кыяфәтен дә күз алдымда гәүдәләндерә бара идем. Г.Камал Гәүдәләндерә башлау Гәүдәләндерүгә керешү. Әмма тиздән аңа бабайлар образын да гәүдәләндерә башларга туры килә. Ф.Фәтхи. --- ул [Такташ], күбесенчә, Октябрьдән соңгы авыл күренешләрен, социалистик кырлар һәм шәһәр күренешләрен гәүдәләндерә башлый. Каһарман каләме Гәүдәләндереп бирү Тасвирлап чыгу, һәрьяклап гәүдәләндерү. Сиңа Галиябануның көчле, саф мәхәббәтен гәүдәләндереп бирергә кирәк булачак. Г.Бәширов Гәүдәләндереп килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә гәүдәләндерү. «Иреклелек, тигезлек һәм гаделлек» лозунгы гасырлар буе хезмәт ияләренең изге теләкләрен гәүдәләндереп килә. К.Гыйззәтов Гәүдәләндереп тору Даими рәвештә гәүдәләндерү. --- халыкның туган һәм үскән нигезен, яшәү нигезен гәүдәләндереп торучы якты, матур образ да бит әле ул учак. М.Вәлиев Гәүдәләндереп чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче гәүдәләндерү; берсен дә калдырмыйча, барысын да гәүдәләндерү. Бу язучыларның барысы да диярлек 1905 елгы революция ялкыны белән күтәрелеп, шул чорның алдынгы, прогрессив идеяләрен гәүдәләндереп чыктылар. М.Җәлил |