ГӘҮДӘ и. 1) Кешенең яки хайванның физик яктан конкрет формада чагылган бөтен организмы; русчасы: тело. Ул, үз колакларына үзе ышанмыйча, кинәт бөтен гәүдәсе белән ишеккә борылды. А.Сафин. Уйлап кына кара, кулында – ярты гәүдәсен паралич суккан авыру әнисе. Эше, тегесе-монысы. Шуның өстенә мең төрле мәшәкать. М.Хәсәнов

2) Кешенең башы һәм очлыкларыннан башка тәне; русчасы: туловище

3) Тән төзелеше, буй-сын, килеш-килбәт. Хәтерлисеңме икән: җирән сакаллы, мәһабәт күркәм гәүдәсе өстенә, холкы-фигыле дә күркәм иде мәрхүмнең. А.Гыйләҗев

4) Үлгән кеше, җәсәд, мәет. Инде кар томалап өлгергән канлы эзләрне яңадан җентекләп актардылар, Савченко гәүдәсе табылган урыннан өч метр ераклыкта да канлы эзләр булуы беленде. Х.Вәлиәхмәтов. --- халык теленә «авыл хәбәрчесе» дигән абруйлы аты чыккан Үшән Халәпне үтереп ташладылар. Гәүдәсен су буена төшә торган караңгы тыкрыктан – Иргалиләрнең коймасы буеннан табып алдылар. М.Хәсәнов. Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. М.Мәһдиев

5) диал. Өс киеменең билдән өстәге өлеше; кыса. Күлмәкнең гәүдәсен тегү

6) тех. Аерым детальләр һәм агрегатлар урнаштырыла торган нигез, кыса, каркас. Двигательнең барлык механизмнары урнаштырылган гәүдәсе «блок-картер» дип атала. Тракторлар һәм автомобильләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә