ГӘ’РЧӘ терк. Иярчен кире җөмләне баш җөмләгә терки торган ияртүче теркәгеч. Гәрчә тел әйләндереп сүзен әйтә алмаса да, рәхәт булып китте безнең бәләкәй һөнәрчебезгә. Ф.Хөсни. Гәрчә портреттагы кешене син беркайчан да күрмәгән, аның белән бер җирдә дә очрашмаган булсаң да, аның хакында озаклап, вәземләп сөйли аласың... Г.Ахунов. Гәрчә сүз монгол-татар, Чыңгыз хан яки Бату урдалары турында барса да, укучы аларны Казан татарлары белән тиңләштерә. К.Гыймади



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә