ГӘРӘНКӘ и. бот. Әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан, шалканга охшаш ике еллык яшелчә; русчасы: брюква. Элек безнең станциядә пары өч тиенгә ат башы хәтле кап-кайнар гәрәнкәләр була иде. Хәзер тү-тү! К.Нәҗми. Эт какысы, кәбестә, редиска, шалкан, торма, гәрәнкә (төче торма), шеббуйның җимешләре кузакча формасында. Биология. Гәрәнкә һәм рапс орлыклары кәбестә орлыгыннан коңгыртрак төсләре һәм түгәрәгрәк формалары белән аерылалар ---. Яшелчәчелек |