ГӘРӘБӘ и. 1. 1) Борынгы ылыслы агачларның чәере катып, шуннан барлыкка килгән, ачык балавыз төсеннән алып куе кызылга кадәр төсләрдә булган, медицинада, приборлар, бизәнү әйберләре ясауда кулланыла торган таш. --- аннан яңа күлмәкләр, яулыклар, эре гәрәбәдән тезгән муен төймәсе, яңа резин галош, бер кисәк исле сабын һәм бер-ике кечкенә тартма чыгарды. Ә.Фәйзи. Дулкыннар ярларга Ашкынып җан ата, Җир әнкәм, сиңа дип, Гәрәбә тарата. Ш.Галиев 2) Шул таштан ясалган муенса, брошь һ.б.ш. бизәнү әйбере. Муендагы гәрәбәмне Өзәмен дә тезәмен. Өзелә үзәккәйләрем, Өзелсә дә түзәмен. Җыр. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. М.Мәһдиев. Кызыл чәчәк төшкән утыртма якалы күлмәктән, муенында куе көрән гәрәбәләр. Ә.Гаффар 2. с. мәгъ. 1) Әлеге таштан эшләнгән. Уемда – туган як, Йөрим яр буенда. Җыям мин әнкәмә Гәрәбә муенса. Ш.Галиев. --- ул өстәл өстендә Рәшиткә бирелгән гади генә бүләкләрне күрде: портсигар, гәрәбә мөштек, тар гына ак атлас шарф ---. Р.Мирхәйдәров 2) Матур сары төсе белән шул ташны хәтерләткән (гадәттә, сокланып, мактап әйтелә). Халык тирләп-пешеп беренче буразналарга бодай сибә, борынгылар әйткәнчә, сабанда сайрашып, ярышып эшли, өр-яңа ындырларда беренче бай уңышны – гәрәбә бодай өемнәрен күрергә өметләнә иде түгелме соң? И.Салахов. Менә мин өч ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем. М.Мәһдиев |