ГӘПТӘШ и. Әңгәмәдәш, бергә сөйләшеп утырган, әңгәмәдә катнашкан кеше. Гәптәшләр арасында зыялы гына кешеләр дә: врачлар һәм инженерлар, галимнәр һәм язучылар, укытучылар һәм җитәкче работниклар булгалый... Ә.Кәримуллин. Ул арада, әлбәттә, әни аш-су хәстәрләп, әтигә шыпырт кына табын янына күчү кирәклеген сиздерер, шуннан инде гәптәшләр күчеп утырышыр, әти үзенең кунагын сыйлап җибәрер иде. К.Миңлебаев. Уйлап әйтәсеңме син моны дигәндәй, гәптәшенә текәлеп торды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә