ГӘПЛӘШҮ ф. Үзара сөйләшү, әңгәмә кору. Җәмг улыб өч-дүрт кеше һәр чат саен, Гәпләшеп кайгырталар Башның хәлен. Г.Тукай. Чуерташлар өстенә түгәрәкләнеп утырганнар да гәпләшәләр. М.Мәһдиев. Тормыш хәл-әхвәлләре турында сүз куерып китә – онытылып гәпләшәбез. Ф.Баттал

Гәпләшә башлау Гәпләшергә керешү. [Колхоз рәисе] Уңышларын да, проблемага әйләнеп торган мәсьәләләрне дә ачыктан-ачык әйтеп гәпләшә башлады. X.Вәлиәхмәтов

Гәпләшә бирү Бернигә карамый гәпләшүне дәвам итү; һаман гәпләшү. --- кемгә генә инәлеп баксам да, күз карашларын тоталмыйм: күзләрен кая туры килде, шунда текәгәннәр дә рәхәтләнеп гәпләшә бирәләр. Җ.Дәрзаман

Гәпләшеп алу Аз гына, кыска вакыт аралыгында гәпләшү. Ул арада чумнан тагын бер ир, матур туннар кигән ике хатын, өч бала чыкты. Алар үзара гәпләшеп алдылар. P.Кәрами. Бераз гәпләшеп алганнан соң, бер карарга килделәр: «Барчабыз акча җыелышып, Аннага нинди дә булса аяк киеме сатып алырга». Ф.Зыятдинов

Гәпләшеп китү Сөйләшә башлау, әңгәмәгә керү. Нәгыйм минем белән бер сүз, ике сүз гәпләшеп китте. Ш.Камал

Гәпләшеп тору Шактый вакыт гәпләшү; хәзерге моментта гәпләшү, гәп белән мәшгуль булу. Әмир регистратура янындагы чиратка баскан, алдындагы ике ир-ат белән гәпләшеп тора. М.Насыйбуллин. Алар гәпләшеп торган арада, каршы бүлмәдән зифа буйлы, кара чәчле мөлаем гына бер кыз килеп чыкты ---. З.Фәтхетдинов

Гәпләшеп утыру к. гәпләшеп тору. Безгә кереп утыр, Әнисә түти! Гәпләшеп утырырбыз ---. Р.Хәмид



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә