ГӘП и. фар. Сүз; үзара сөйләшү, әңгәмә. Куеп тор, инде сөйләмә юк-бар гәбеңне ---. Дәрдемәнд. Әйтик, сиңа унсигез яшь, Бер чибәргә күз төшә. Сүз катасың, озатасың – Гәп куера, сүз «пешә». Ф.Яруллин. Гәп әлеге дә баягы хәмер тирәсендә куера. М.Дусай

Гәп кору к. гәп сугу. Шундый токым белән горур картлар, Утырып алып җайлы урынга, Гәп коралар, Селекция фәне Һәм яхшырту фәне турында Х.Туфан. Һиндләр аз сүзле, үзара җай гына гәп коралар. М.Мәһдиев. Гәп куерту к. гәп сугу. Шактый озак сөйләшеп утырды алар. Телгә ни килә, шул хакта гәп куерттылар. С.Поварисов. Дон Кихот белән Санчо Пансоны хәтерләткән ике егет, банкаларындагы сыраны ара-тирә йоткалап, бер тәмәкене алмаш-тилмәш суыра-суыра, гәп куерта. Л.Лерон. Гәп кузгату Сүз башлау, нинди дә булса бер темага кереп китү. Нигә бу юк кына нәрсә турында гәп кузгаттың диярсез. Г.Тавлин. Гәп ору к. гәп сугу. Миңа нинди пачут шәп! Нинди генә орам гәп! Г.Камал. Гәп сату к. гәп сугу. Чәй эчәбез, беребездә яңа, моңарчы күренмәгән чәй әйберсе пәйда булса, кысташып сыйланабыз, яки инде болай гына яңалыклар уртаклашып гәп сатабыз. А.Расих. Иң әүвәл көннәрнең торышы, эш барышы, иген уңышы турында гәп саттык. М.Хәсәнов. Гәп сугу Сөйләшеп утыру, әңгәмә кору. Кичен, өреле куе кара балык ухасы ашап, сүнәр-сүнмәс янган учак тирәсендә озак кына гәп сугып утырдылар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә