ГӘЗИТ и. сөйл. к. газета. Казаннан килгән татарча гәзитләрне никадәр җентекләп укымасын, берничек тә андый институт барлыгын белә алмады. Н.Фәттах. Күптән түгел генә гәзиттән укыдым. Франциядә бер рельслы тимер юллар сала башлаганнар, ди. Р.Вәлиев. Өйдә, телевизор карап, Гәзитләр актарганда, Экрандагы сәгать кинәт Китереп сукты аңга... Л.Лерон |