ГАЯРЬЛЕК и. 1) Кыюлык, батырлык, дәртлелек, егетлек. – Әй, гаярь егет, һич гаярьлек күрсәтә алмадың, гаярьлек шундый буламени, – дип, күп шелтә кылды вә орышты. Дастан. Зәкиев озак сөйләде, тик Сәхи күңеленнән аның сүзләрен ниндидер гаярьлек белән кире кага барды. Ф.Яруллин. Матросларның батыр гына килеп керүләре, чишенеп, үз өйләрендәге кебек иркенләп йөрүләре, тәмәке тартып җибәрүләре Билалга да гаярьлек өстәде. А.Таһиров

2) иск. Сугышчы хезмәте, хәрбилек. --- Дизид Әфсәр шәкертләре белән бергә, гаярьлек киемнәрен киеп, Ислам гаскәре арасында төрле мәкер вә хәйләләр кылырга форсат вә вакыт эзлиләр иде. Дастан. Кәрдән Кешан гаярь --- гаярьлек әсбапларын янына алып, хәлифәсе Ширпәнҗә белән һинд гаскәренә таба юнәлделәр. Дастан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә