ГАЯРЬЛӘНҮ ф. Батыраю, кыюлану. Йөргән таш шомара, диләр. Турганов күзгә күренеп гаярьләнә иде. Х.Камалов. --- алдагы көнебезгә ышаныч бар әле. Тәтешлеләрнең тыгыз иген кырлары, дөньяда барган ыгы-зыгыларга карамыйча, гаярьләнеп эшкә керешкән авыл кешеләре раслый бу ышанычны! М.Галиев Гаярьләнә башлау Гаярьлек билгеләре беленү Гаярьләнә төшү Бераз гаярьләнү Гаярьләнеп бару Торган саен ныграк гаярьләнү. Дөрес, башка регионнарда хатын-кыз киллерлар гаярьләнеп бара диләр. Т.Галиуллин Гаярьләнеп китү Билгеле бер моменттан соң гаярьләнү, батырлыгы арту |