ГАЯРЬ с. гар. 1. 1) Батыр йөрәкле, дәртле, кыю. Озак еллар сугышта йөреп каты куллыланган, кырысланган бу гаярь кеше балаларны шулай өзелеп ярата торгандыр, йөрәгендә шундый нечкәлекләр саклангандыр дип, кем уйлаган? Г.Бәширов. Бүре каны эчкән ир бала гаярь булыр, дия иде мәрхүм бабаң. Н.Гыйматдинова. --- ул көн-төн эштә, булмаганны булдырырга сәләтле гаярь ир-егет. Казан утлары 2) Көчле, нык гайрәтле, кодрәтле. --- имән яфракларын сыйпаган кулын күрде, сөенеч белән аралашкан гаярь тавышын ишетте һәм шул җитте: йөрәктә дөрләп ут кабынды. Н.Гыйматдинова. Көчсезлегең күреп, йөрәк әрни – Кайда синең гаярь чакларың?.. Л.Лерон 2. и. мәгъ. 1) иск. Баһадир, пәһлеван (дошман баһадирын икәүдән-икәү ачык көрәшкә чакырып, сугышның нәтиҗәсен хәл итүче сугышчы). Син әле чын гаярьләрне күргәнең юк икән, менә минем бер Дизид Әфсәр исемле гаярем бар, син аны күргән булсаң, Кәрдән Кешанны бу кадәр мактап утырмас идең ---. Дастан 2) Батыр кеше. --- арадан иң тәвәккәл һәм гаярьләре үз җаен үзе карарга керешә. С.Шәмси 3. рәв. мәгъ. Батырларча, нык булып. Шулай да ул үзен егетләрчә гаярь тотарга тырыша. Ш.Маннапов |