ГАШЫЙКЛЫК и. Сөю хисе, мәхәббәтле мөнәсәбәт, сөю халәте. Сүз дә кирәкми. Күз карашлары аңлатты гашыйклыкның җитдилеген. С.Поварисов. Шулай башланган гашыйклык галәмәте көн саен Рәмзияне үзгәртә барды: күз карашына моң салды, тавышына ягымлылык кертте, күңеленә шәфкать өрде. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә