ГАШЫ’ЙК ИТҮ ф. 1) Яраттыру, сөйдерү, үзенә карату. Ярамый кызлар күрергә. – Гашыйк итеп куялар. Г.Сәгыйров. Тоймый, күрми калу мөмкин түгел: бу күксел күзләрнең офыгы шулкадәр киң, чиксез, Самат хәтта куркып куйды: гашыйк итә күрмәсен тагы! Г.Гыйльманов 2) күч. Игътибарны тарту, мавыктыру, җәлеп итү. Аны гашыйк иткән нәрсә – артистларның осталыгы, режиссёрның табышы. Ф.Яруллин. --- шахмат буенча спорт мастеры Азамат бу уенга бөтен дусларын да гашыйк итте. М.Кәбиров |