ГАШЫ’ЙК БУЛУ ф. 1) Ярата башлау, мәхәббәт төшү, сөю хисе уяну. Гүзәл һинд кызы Лакме үз илен басып алган Англия армиясендәге бер офицерга гашыйк була. М.Мәһдиев. Гашыйк булудан, гадиләштеребрәк әйтсәк, үзең танып белгән дөньяны яратудан шагыйрьлек башлана. Л.Лерон. Кыз бик чибәр дип сөйләделәр Мәрьямгә аның хакында, үткен, өлгер дә икән үзе. Шәүкәткә бер күрүдә гашыйк булган, имеш. М.Маликова

2) күч. Бик нык кызыксыну, мавыгып китү, мөкиббән китү (берәр шөгыль, күренеш һ.б.ш. турында)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә