ГАШИШ и. гар. Һинд киндеренең чәчәкләре бүлеп чыгара торган, составында нерв системасына көчле тәэсир итә торган агулы каннабиол матдәсе булган, шуңа күрә наркотик саналган яшькелт көрән төстәге исле сумалалы матдә. Габделнур гашиш, анаша кебек әйберләрнең зеклар жаргонында «план» дип йөртелүен бу участоктан киткәндә дә белмәде. Р.Кәрами. Наркотик матдәләр группасына опийдан алынган матдәләр (морфин, героин, кодеин), барбитуратлар, кокаин, гашиш һәм алкоголь керә. Сәламәтлек нигезләре |