ГАШЕ’ТКА и. фр. Утлы коралларда (гадәттә, автоматик коралда) курокны ычкындыру җайланмасы. Огонь! – лётчик шулай диюгә, ромблы кеше гашеткаларны кысты – тек-тек, тек-тек. Г.Гобәй. Хәтеремдә кулы белән чак кына сизелерлек хәрәкәт ясавы уелып калган: --- үз уендагы пулемёт гашеткасына басуына шикләнмәдем. Ә.Гаффар. Солдат шинеленең якасын күтәргән, кечкенә башы пилоткага сыеп беткән, пулемёт гашеткаларын җайлап маташа иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә