ГАЧИ’ АГАЧЫ и. тар. Патша Россиясендә берәр гаебе булган, баш күтәргән авылның җәзалы икәнен күрсәтү, аеру, кешеләре белән аралашуны тыю өчен билге, тамга буларак, авылга керә торган юл башына утыртып куелган багана (һәр юлаучы бу авылны урап узарга тиеш була); кара багана. Падишаһ хәзрәтләре бу Сираҗи мәхдүмнең авылы башына кара гачи агачы, ягъни кара багана утырттырганнан бирле, аннан хәбәр болайга таба чыкмый, аларга таба хат-мәктүп ирешми иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә