ГАҺЕД и. гар. иск. 1) Килешү, договор. --- илче Аппак морза белән Мәскәү кенәзе Сәхиб Гәрәйне хан итү хакында гаһед ясамышлар. Р.Фәхреддин

2) Йөкләмә, үз өстенә алынган бурыч; вәгъдә ителгән эш яки әйбер. Казаклар, үзләренең гаһедләрен бозып, бөтен ватан дошманнары, поляклар, литвалылар һәм рус «вор»ларына каршы сугышалар ---. Г.Гобәйдуллин. --- бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар нәбиләргә тимәслекнең мөкаддәс гаһден алганнар. Г.Тукай. Алардан җыелган алтын-асылташлар һәм червонецлар урынына Шәфи һәртөрле имзанамәләр, үзара язышкан гаһед кәгазьләре бирә барды. Ш.Маннур

3) Ант, ант итү, сүз бирү. Мәскәү тарафыннан илче булып барган Андрей Пильемов хан һәм зур дәүләт эшлеклеләреннән ямин вә гаһед алды. Р.Фәхреддин. Бу гаһедтән соңра Башның күзләре Яктырып китте: ачылды йөзләре. Г.Тукай. Мин яшьтән ышандырган гаһед, вәгъдәм шушы иде ---. С.Сүнчәләй

4) Дәвер, заман, гасыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә