ГАФУ’ ИТҮ ф. Кичерү, ярлыкау. Юк, гафу итмәм инде мин аларны. Г.Нәбиуллин. Әллә ниләр яздым, гафу итәрсең, дөресен язмыйча, күңел чыдамады. Г.Ахунов ◊ Гафу итегез «Гафу үтенү», «игътибар сорау», «каршы килү» мәгънә төсмерләрен белдерә торган сүз. – Гафу итегез, сез Мәскәүдән яки Ленинградтан килгән вәкилме әллә? – диде ул, шаярып. М.Маликова. Тик шуны аңламыйм: безнең ташпулатны ташлап, нигә бу шаламага, гафу итегез, монда килергә кирәк булды?! Х.Ибраһим. Гафу итәсез к. гафу итегез. Иптәшләр, гафу итәсез, афишада матбага хатасы киткән. Ш.Камал |