ГАФУ и. гар. Гаепне, кимчелекне, начарлыкны кичерү, игътибарсыз, җәзасыз калдыру, оныту күренеше. Барын да сөйләп, үкенермен, ялварырмын, гафу сорармын. Ш.Хөсәенов. Әнә бит ул чын күңелдән сөйләгәндәй итенә, кылган әшәкелекләре өчен, турыдан-туры гафу үтенмәсә дә, үкенгәндәй күренә. Э.Касыймов. --- кылган яман эшеннән тәүбә итеп, гафу сорарга килгән бәндә үзен менә ничек тота икән: елмаерга, кешенең күзләренә туры карап торырга тырыша ---. М.Маликова |