ГАФЛӘТ и. гар. иск. 1) Гафиллек, ваемсызлык, сүлпәнлек, пассивлык. Гафләтдән уяну җук, оялу җук, Кәрваннар үтеп җатыр катар-катар. М.Акмулла 2) Наданлык, белемсезлек. Саталар фәлсәфә анлар, оралар дәм дә хикмәттән, Аяк астында базны күрмиләр шул хәлдә гафләттән. Г.Тукай. Басты гафләт, мәгърифәтсезлек татарлар дөньясын, Белмәде һичкем ки милләтне бәхеткә юлласын. С.Сүнчәләй 3) Игътибарсызлык, дикъкатьсезлек. Һәркем --- Гаяз [Исхакый] әфәнденең авызыннан чыккан җөмләләрне, сүзләрне генә түгел, бәлки һичбер хәрефне гафләт итми тыңлап утырды. Г.Гыйсмәти |