ГАФИЛЛЕК и. 1) Ваемсызлык, игътибарсызлык, алдагысын уйламау; гамьсезлек. --- һәр эштә сабыр ит, ашыкма, сабыр – икенче гакылдыр, диерләр. Вәдәхи һәр эшеңдә гафил булма, гафиллек – икенче ахмаклыктыр. К.Насыйри

2) Наданлык, караңгылык, томаналык. Үзләренең гафиллекләре аркасында сатлык җаннар Мамай белән Агиш морзалар атамызны үлтерделәр, һәм ул теләген тормышка ашыра алмый калды. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә