ГАФИЛ с. гар. 1. 1) Гамьсез, игътибарсыз, ваемсыз. Гафил булып, мүкле таштай ятмаслармы? Ата йортын сүтеп, учак якмаслармы? Р.Рахмани

2) Белексез, надан, томана. Ярый әле бер карт хәлебезгә керде: «Сез, кадерлем, гафил булмагыз, кабер казучыларның башлыгын күреп сөйләшегез, алар акча төрткәнне көтәләр». Г.Ахунов

2. и. мәгъ. 1) Гамьсез кеше, битараф, ваемсыз кеше. Дия гафилләргә ай-хай, хай, Дөшебдер монлари гаҗәткярә. М.Акмулла. Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр ---. Г.Тукай

2) Белемсез кеше, надан. Йук, йук бундай хәдис булмаз, син надан, гафил ---. М.Акъегет. --- хакыйкатьне бар кеше дә бертигез күтәрә алмый, надан вә гафилләр турында әйтеп тә торасы юктыр. М.Хәбибуллин

3. хәб. функ. Хәбәрдар түгел, билгесезлектә, нәрсәдәндер мәхрүм. Үткәндә матур мәхәббәте булмаган кеше кызганыч. --- чөнки ул мәхәббәтнең тетрәткеч бәхетеннән гафил. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә