ГАУРӘТ и. гар. 1) Тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган өлеше. Җайлы-җайсыз селкенүенә, гаурәт җирләре: «Без монда!» – дип кычкырыша башлыйлар. Ф.Яхин. Намаз укучы кешенең гаурәт җирләре ябык булу фарыз. Юлдаш 2) Хатын-кыз 3) күч. Җитешмәгән җир, кимчелек, гаеп. Зәррәдәй гаебеңне күрә калса, Гаурәтне җабмауга – бар, ачмауга – юк! М.Акмулла |