ГАУПТВА’ХТА и. нем. хәрби Хәрбиләрне арестта тоту өчен махсус бина. Вәрәшбашның Гарифҗанга мондый «шаяруы» өчен ничә көндер гауптвахтада утырып чыгарга туры килсә дә, ул һаман шаянлыгын ташламады. Г.Ахунов. Ефрейторны гауптвахтага керттеләр. Бил һәм чалбар каешын милициядәге кебек үк дежурный алып калды. Г.Кашапов. – Хәзер үк сак астына алырга! Гауптвахтага! – дип акырды генерал һәм минем гимнастёркадан комсомол значогын йолкып алды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә