ГАУГАСЫЗ с. 1. Тыныч, ыгы-зыгысыз; ызгыш-талаш булмый торган. Эшен ташламады, тик эше һаман бертөрле, кызыксыз иде: типовой проектларга нигез проекты ясау. Тыныч, гаугасыз, җиңел эш. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Тыныч рәвештә, бәхәссез. Гаугасыз, тыныч кына эшләп йөргән Ринат кай ягы беләндер аңа ошап китте, күңелендә ниндидер тынгысызлык чаткысы уятты. Н.Хәсәнов. Минем бер генә пьесам да гаугасыз чыкмады, ди Нәкый ага. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә