ГАУГАЛЫ с. 1) Тавышлы, шау-шулы. Шактый гаугалы булачак бәхәскә дә ерак калмаган иде инде, ләкин нәкъ шул чакта банкет залына, кулларына пар бөркеп торган поднос тотып, өч «официант» килеп керде. Р.Мирхәйдәров 2) Гел гауга булып торган, тынычсыз, җәнҗаллы. Бердәм өйдә бәрәкәт бар, Гаугалы өйдә һәлакәт бар. Мәкаль. Гаугалы йорттан бәрәкәт китәр, дигәндәй, үтерешләр белән шөгыльләнгән ханның ил белән идарә итәргә әллә ни вакыты калмаган булса кирәк. С.Шәмси. Ә бит, ныклабрак уйлап карасак, үтә тынгысыз һәм гаять гаугалы бу Җир шарында бәхетле чор тормышының бәхетле баласы булып туу үзе үк күпләр көнләшердәй вакыйга түгелме соң? Казан утлары 3) Бәхәсләр чыгу өчен сәбәп булып торган, дәгъвалы. Бу су зур түгел, ләкин бер-ике тегермән ташын әйләндерерлек кенә куәте бар иде. Шуңа күрә, ахры, элек-электән гаугалы елга булган. М.Шабай |