ГАУГАЛАШУ ф. 1) Үзара даулашып кычкырышу

2) к. гаугалау. --- каберне күмеп тә куйдылар. «Нигә шулай ашыгалар икән алар?» – дип уйлады Ярмөхәммәт. Әйтерсең лә Айдаш карт кабердән чыгарга гаугалаша. Р.Батулла

Гаугалаша башлау Гаугалашырга керешү. Кайсы авылга бару хәбәрем чыгу берлә, базардагы башкортлар мине сарып алып --- гаугалаша да башладылар. Г.Исхакый

Гаугалашып китү Гаугалашу дәрәҗәсенә җитү; кинәт гаугалаша башлау. Алар тагы ырылдашып, гаугалашып китә яздылар. Х.Камалов. Бакча арты күршеләре электрик Габбас агай белән савымчы Сәрия апа үзара гаугалашып киткәли. Г.Якупова

Гаугалашып тору Гел гаугалашу; хәзер гаугалашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә