ГАУГА и. 1) Тавыш-кычкырыш, шау-шу. Менә ул яңадан кулын селтәде. Гауга кинәт киселгәндәй булды. М.Хәсәнов

2) Ызгыш, талаш, җәнҗал, үзара даулашып кычкырышу. Үсеп килүче нарасый бала гаиләдә нинди гауга, җәнҗал барганын бөтенләй белми дә. Х.Вәлиәхмәтов. Көн саен диярлек яңалык, көн саен диярлек гауга. Э.Касыймов. Ни сәбәптер, холыксыз, гауга куптаручан кешедән курку, аңа юл биреп, аны урап узу модага керә башлады хәзер. М.Юныс

3) Бәхәс, тартышу; дау. Инде сөйләгез. Нидән гауга чыгардыгыз? Т.Миңнуллин. --- әдәбиятта төрле милләт халыклары тормышындагы, милли телләрдәге һәм, аеруча, милли мөнәсәбәтләр арасындагы үзгәрешләр хакында гауга бара. Казан утлары

Гауга кубу Тавыш чыгу, ызгыш-талаш башлану. Гауга купкан, тавыш купкан, Һәркем нидер кычкырган. Телләр генә түгел, хәтта Куллар бәйдән ычкынган. Ф.Яруллин. Гауга куптару Бәхәс башлау, дау, ызгыш кузгату. Директор: «Тукта, булыр-булмас эшкә гауга куптарып йөрмә әле, мәсьәлә хәл ителмәде бит», – дигәндер инде, кире кергәч, гауга куптармады үзе. М.Маликова. Гауга күтәрү к. гауга куптару. Ә асылда исә Корүзәнгә төшкән һичбер кеше халык алдына чыгып гауга күтәрмәде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә