ГА’УБИЦА и. нем. Кыска көпшәле артиллерия тубы. Гаубицалар тулысы белән квадратларга гына аталар. Индивидуаль цельләр аларга куелмый да иде. Х.Камалов. Баржага снаряд кына түгел, ике гаубица, атлы повозкалар, хезмәтче солдатлар да төяләчәк. И.Низамов. Минем күзәтү пунктыма килеп, гаубица батареясының разведка отделениесе командиры --- полк командиры исеменә рапорт язарга булышуымны үтенде ---. Казан утлары |