ГАСЫР и. гар. 1) Тулы йөз елга тигез булган вакыт аралыгы, йөз. Н.Я.Мерперт, борынгы болгарлар автохтон халык түгел, бәлки төрки кабиләләр булганнар, алар гуннарга кадәр күп элек, яңа эраның беренче гасырларында ук Азиядән Азов һәм Дон буйларына килеп чыгып, анда сабир һәм аланнар белән аралашканнар дип уйлый. Ә.Кәримуллин. Дөньяның төрле илләрендә кайчандыр гөрләп торган, гасырлар узу белән, җир өстендә эзе дә калмаган шәһәрләр булганын беләбез. Казан утлары

2) Зур үзенчәлекләр, гадәттән тыш тарихи вакыйгалар белән аерылып торган чор. Кадим чорлар кадим мәхәббәте, Ни дисәң дә, күркәм мәһабәт --- Безнең канлы атом гасырында Танымастай ник соң мәхәббәт? Ә.Синугыл-Куганаклы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә