ГАСЫЙ и. гар. иск. 1. 1) Буйсынмаучы, каршылык күрсәтүче кеше, гыйсъянчы. Гөнаһлы кеше, гөнаһ кылучы Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде, Җөмлә гасыйлар үчен шунлардан алсыннар иде. Г.Тукай 2. с. мәгъ. Аллаһ каршында гөнаһлы; диннән язган. Нух нәби, кавеме иман китерми гасый булгач, кавеменә җәза сорады. Ф.Халиди |