ГАСТРОНОМ и. фр. 1) Гастрономия (1 мәгъ.) әйберләре белән сату итә торган кибет. --- менә инде бер атна ул һәр кич, ашханәдән чыкканда, мине гастроном чатында көтеп тора. И.Салахов. Фуат педагогия институтын тәмамлаган, әлеге фәлән шәһәрдә урта мәктәп директоры икән, хатыны – гастрономда бүлек мөдире. М.Мәһдиев 2) Нәзакәтле ризыкларны белүче һәм яратучы. «Гастроном» балыклар да очрый: аларның бер төрлеләре – краблар, кыслалар, креветкалар (диңгез кыслалары), ә икенчеләре – устрица һәм башка нәзакәтле моллюсклар белән генә тукланалар. Кызыклы ихтиология |