ГАСТРОЛЬ и. нем. 1) Чит шәһәрдән килгән артистның чыгышы, читтән килгән театр труппасы бирә торган спектакль. Кышкы айларның берсендә шул ук шәһәр циркында Мюзик-холл гастрольләре башланды. А.Расих. Үз ватаныбызда Вафирәнең гастроль маршрутлары – Карпаттан башлап Чукоткага кадәр. Г.Ахунов. Моңарчы күрелмәгән хәл: Чуваш дәүләт театры гастрольләргә килеп төште. Мирас 2) күч. Читкә китеп, кунакта булып кайту, гомумән китеп йөрү. Менә шуңа күрә Таифә апаның «гастрольләренә» чик куярга булдым мин. В.Нуруллин |