ГАСТРОЛЁР и. нем. 1) Гастрольләргә килгән артист, гастрольләрдә катнашучы. Шулай итеп, үзем башлаган беренче Татар опера театрында, гастролёр булып кайтып, «Наемщик»та Батырҗан ролен уйный башладым. У.Әлмиев. Гастролёр-трагик сыйфатында M. Мутин 1912 елга кадәр йөри. М.Арсланов

2) күч. Яшәү урынын, эшен еш алмаштыручы кеше. Россиянең әллә ничә театрында эшләп тә эш майтара алмаган бер гастролёр буш куык шунда. Т.Миңнуллин. Ләкин ул «гастролёрлар»ның язганнары укучы күңелен яулый алмый иде шул! Ә.Рәшит

3) күч. жарг. Чит өлкәдән, чит шәһәрдән килеп җинаять кылучы, килмешәк җинаятьче. «Гастролёр»дыр, чит шәһәрдән килеп, вакытлыча вокзалга кунаклагандыр. Ш.Галиев. Чөнки тәҗрибәле оперативник, әгәр угрылык узгынчы «гастролёрлар» эше булмаса, һичшиксез, яңадан кабатланачагын аңлый. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә