ГАСКӘРИЛЕК и. 1) Хәрби кешеләргә хас үзлек, тотыш-йөрештә хәрбиләргә охшашлык. Аңарда сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы тезеләләр дә узышалар, ашыгалар, аларның тизлегендә гаскәрилек бар. Г.Кутуй

2) иск. Хәрби хезмәт, армия. Гаскәрилеккә алынган татар крестьяны тәмам картайганчы хезмәт итәдер иде. Г.Гобәйдуллин. Һәрбер төрек-татар җенесеннән булган ир кешенең башлыча эше гаскәрилек булып, һәркем үсеп җиткәч, сугыш вакытында сөңге, кылыч, ук, җәя ала да, атка атланып, ардуга барып керәдер иде. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә