ГАСКӘРИЛӘ’РЧӘ рәв. Хәрбиләргә хас җитезлек, тәвәккәллек белән, хәрби кешеләргә хас рәвештә. Искәндәр атасының барлык сөальләренә бу юлы җитди, чын гаскәриләрчә җаваплар бирә иде. К.Тинчурин. Зиннуровның гаскәриләрчә ачык итеп, өзеп, «мин» дип җавап бирүенә класс кына түгел, Солтан үзе дә көлеп җибәрде. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә