ГАСКӘРИ с. гар. иск. 1. 1) Гаскәр белән бәйле, гаскәргә караган. --- көннәрдән бер көнне әтине, урамда тотып, гаскәри хезмәткә ала башлыйлар. А.Расих. Ашыгыч ярдәм күрсәтүне, гаскәри частьлар җибәрүне таләп итә алар берөзлексез. Р.Мөхәммәдиев

2) Хәрби; гаскәргә, армиягә хас. Янында гаскәри киемле кешене күргәч, мулла куркып һәм сискәнеп китте. Ш.Усманов. Сәет күреп торды, Санька гаскәри киемледән бераз шикләнә, андый-мондый зыян салмагае дип шөбһәләнә иде. Ф.Латыйпов

2. и. мәгъ. Хәрби хезмәттәге кеше. Тагы өч көннән Көнчыгыш фронтының 5 нче армиясе политбүлегенә башкорт гаскәриләренең, Кызыл Армия белән бер сафка басып, Колчакка каршы көрәшергә әзер булуы хакында хәбәр җиткерелә. Р.Мөхәммәдиев. Халык дәрьясы чиксез, гаскәриләр музыка уйный. А.Расих. Гаскәри исә моны сизде, елмаеп җавап бирде: «Курыкма ---. Без сиңа зыян китермәбез». Ф.Латыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә