ГАСАБИЛЫК и. 1) Түземсезлек; нервлы холык. --- ялганлаулары яисә икейөзлелекләре шулкадәр җенемне чыгара, кайвакыт хәтта башыма каба. Үземне үзем тоту кыенлаша башлый. Бәлки, бу – гасабилыктан гына түгелдер, рухның, сиземләүнең бик нечкәреп китүеннән шулай була торгандыр. Г.Бәширов. --- Зәки Вәлиди үзенә хас гасабилык белән мондый уеннан чыга һәм бер төркем фикердәшләре белән таҗиклар иле аша Персиягә, аннан Төркиягә юл ала: кача. А.Хәлим

2) Нервлар киеренкелеге, борчулы, ярсулы халәт. Гасабилык, аерым урыннарда ихласлык, эчке газаплану, өзгәләнү кебек сыйфатлар хас булды бу геройга. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә