ГАСАБИЛЫ с. кит. 1) Нервлы, нерв авырулы

2) Борчулы, тынычсыз. Халыкның гасабилы язмышын йөрәгеңнән үткәреп, үз җырларың аша Син аңлаттың, яңа аһәңнәрең белән Син уяттың, өмет канатларын терелтеп, очар офыкларын Син киңәйттең. М.Гали. Һәм шул мәлдә миемне бер гасабилы уй көйдереп узып китте: «Йа Хода бәндәсе, тегеләйрәк түгелме соң син?» Н.Гамбәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә