ГАСАБИЛАНУ ф. 1. Нервлану, борчылу, пошыну. Әйтергә кирәк: соңгы вакытларда аңа гасабилану, нервы бозу бер дә ярамый иде. Ә.Еники. Күңел яз белән яңа үзгәрешләр көтә, хис-тойгыларның чамасызлыгыннан үрсәләнеп гасабилана. Н.Гыйматдинова. Юлдашев үзенә-үзе аптырап куйды: әллә нинди катлаулы, хәвефле эзәрлекләү вакытларында да болай гасабиланмый иде ләбаса! Ф.Баттал

2. гасабиланып рәв. мәгъ. к. гасабича. Мөгезле эре терлек үкерә, гасабиланып, алгы аягы белән җир тырный башлый, атлар пошкыра, сарыклар тетрәнеп бер-берсенә елыша, бөтен җәйләү хәрәкәткә килә. А.Расих. --- ул, аптырап, хәлдән таеп, утыргычка утыра да, үзенең көчсезлегеннән гасабиланып, тавышсыз гына үксеп җибәрә. Р.Вәлиев. Капитан Минаев кашын җыерды, арыганлыгын аз гына булса да киметү өчен, гасабиланып чигәсен уды. З.Фәтхетдинов

3. и. мәгъ. Борчылу халәте, нервлану билгеләре. Хорошев, гасабилануын тышка чыгармаска тырышып, үзе дә сизмичә, икенче урындыкка күчеп утырды. Р.Мөхәммәтҗанов

Гасабилана башлау Гасабилык барлыкка килү. Гасабилана башлаган Филатов, тәмәке кабызып, тәрәзә янына килеп басты. З.Мәхмүди. Тынлык тансык булса да, ул бераздан ялыктыра, ниндидер гайре табигыйлекне сизеп гасабилана башлыйсың... Р.Зәйдулла

Гасабилана төшү Бераз гасабилану; тагы да ныграк гасабилану. – Инде нишлибез, хан? – диде Яким Күчтем. – Нишлибез, китәбез, – диде Илһам хан, гасабилана төшеп. М.Хәбибуллин

Гасабиланып бетү Чиктән тыш гасабилану. Ул бөтенләй гасабиланып бетте, ләкин үзлегеннән хәрәкәт итәргә актык чиктә курыкты. Г.Әпсәләмов

Гасабиланып йөрү Күптәннән бирле гасабилану. Һич аңлашылмый, Маратның гасабиланып йөрүенә исләре дә китми. Ф.Сафин

Гасабиланып кую Борчылу билгеләре чыгару, бераз нервлану. Рашат гасабиланып куйды, кулларын әле төшерде, әле күтәрде, өстәлдәге әйберләрне күчергәләде ---. Ф.Садриев

Гасабиланып тору Хәзерге моментта гасабилы булу, күпмедер вакыт гасабилану. Егет озак вакыт гасабиланып торды. Хәзер аның авыр сулавы һәм ыңгырашуы гына ишетелә иде. А.Расих

Гасабиланып утыру Шактый вакыт борчылу, дулкынлану халәтендә булу. Хезмәтче хатыннар --- көлешә-сөйләшә ашап-эчәләр. Бер Айбиби генә гасабиланып утыра. М.Хәбибуллин. Тукта әле, нишләп мин бер дә юкка гасабиланып утырган булам? И.Иксанова

Гасабиланып чыгу Билгеле вакытны (тәүлек, көн һ.б.ш.) гасабиланып үткәрү. Азаплана мескен ана, үзенә урын табалмый, үзен кая куярга белми, төннәрен йоклый алмый гасабиланып чыга... Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә