ГАРЬЧЕЛ с. Гарьчән, үпкәчел. Арыслангәрәй агайның Таһиры турында язган идем инде. Бик кыю, көчле һәм... гарьчел малай! Ә.Еники. Гадәттә, кияүгә чыга алмыйча, яки чыгарга теләмичә олыгайган кызлар артык гарьчел, хәтта усал табигатьле булалар, алар күп вакытта кеше белән тынышып яши алмыйлар. А.Расих. Артык нечкәләп тормый торган крестьян егетләре дә шундый тойгы кичергәч, юка тиреле, гарьчел Тукайга ни кала?! И.Нуруллин |