ГАРЬСЕЗ с. 1. 1) Гарьләнмәүчән, үпкәсез. Әрсез гарьсез булыр. Мәкаль 2) Әрсез, тәрбиясез 2. и. мәгъ. Әрсез, тәрбиясез, оятсыз кеше. Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар, Кутуйлар, Бурнашлар, Камаллар йортына Әрсезләр, гарьсезләр, дөм сукыр тычканнар, Бөҗәкләр ябырыла, абына-сөртенә---. Х.Туфан |